Беренче тапкыр акция 2017 елның февраль аенда уздырылды. Имтиханның беренче көнендә, 7 февральдә, аңа Россиянең 50 регионыннан өч меңнән артык ата-аналар кушылды. Акция катнашучылар тарафыннан уңай кабул ителгәнгә күрә, чараны ел саен уздырырыга карар ителде.
Әлмәттә рус теле буенча "Бердәм ата-аналар БДИ тапшыру көне" 22 февраль көнне Муса Җәлил, 41 адресы буенча урнашкан 12 нче урта гомум белем алу мәктәбендә 10.20 сәгатьтән алып 12.45 сәгатькә кадәр үткәреләчәк.