13 -15 мартта Казанда "Ел тәрбиячесе-2018" республика бәйгесе узды. Әлмәттән конкурста Матвеева Марта Романовна, Бала үсеше үзәге педагогы - 50нче «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе катнашты. Матвеева М.Р. «Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә җиңде.
Гражданлык позицияләрен ныгыту, мәрхәмәтлелекне арттыру максатында 12 марттан 19 мартка кадәр Татарстанда «Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел» чарасы уздырыла.
Бүген Әлмәт халкы бердәм булып Россия Президентын сайлады. Әлеге уңайдан нефтьчеләр төбәгендә зур концерт та оештырдылар. Иң элек чара «Изге Әлмәт» акциясе кысаларында кыйммәтле бүләкләр уйнату белән башланды. Дөресрәге, сайлау участокларында таратылган зәңгәр беләзекләрнең саннары буенча, кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге булды. Алар арасында самокат, гироскутер, велосипед һәм хәтта «Айфон» да бар!
Чара Әлмәт артистлары һәм үзешчән җырчылар тарафыннан әзерләнгән концерт белән дәвам итте. Көннең салкын булуына карамастан, иң азакка кадәр торучылар махсус кунак – җырчы Нюшаның чыгышын карау бәхетенә дә иреште. Кыскасы, 18 март менә шулай күңелле һәм күтәренке рухта тәмамланды.
Россия Президенты сайлаулары Әлмәттә тәмамланды. 18 март көнне 116 сайлау участогы эшләде, алар 20.00 сәг. ябылды. Сайлаулар тыныч узды. Хәзерге вакытта сайлау комиссиясе тавышларны санауга тотына.
Шәһәр территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, сәгать 6 га шәһәр буенча 71766 сайлаучы тавыш биргән. Бу 64,62 процент дигән сүз. Районда 74 процент кеше сайлауларга килгән.
18 -31 мартка кадәр вакыт аралыгында әлмәтлеләр Г. Стефановский исемендәге картиналар галереясына килә алалар. «#ДобрыйАльметьевск» браслетлары мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеген ача.
18 март көнне Әлмәт мәктәпләрендә зур спорт бәйрәме узды. Чарада җиңүчеләргә махсус сертификатлар тапшырылды.
Сайлауларда катнашып, махсус браслетларга ия булучылар "Татнефть" АЗСларында ташламалардан файдалану хокукына ия булдылар. 4 процент ташлама нефтепродуктларга, щ 6 процент ташлама газ продуктларына каралган.
Әлмәтлеләр бүген күмәк тавыш бирә, браслетлар ала.
Бүген балалар өчен дә зур бәйрәм. Алар өчен шәһәрдә бихисап чаралар оештырыла. “Кванториум” балалар технопаркының ишеге тавыш бирү башланганнан бирле ябылып тормый.Сайлауларда катнашып, «#ДобрыйАльметьевск» браслетына ия булганнар биредә балалары белән иркен рәвештә кереп, VR-технологияләр буенча мастер-классларда катнашу хокукына ия булды. Технопарк директоры Рамил Закиров әйтүенчә, 1,5 мең кеше лабораторияләрнең 12 сендә дә булып, файдалы мәгълүматлар алган, мастер-классларда катнашкан. Әле дә килүчеләр дәвам итә.