ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2018 ел
якшәмбе

Беренче тапкыр Әлмәттә өч устокта электрон тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Алар  № 771, №795, 769 нчы участокларда урнаштырылды.

Әлмәтлеләр гражданлык бурычларын үтәүләрен дәвам итә.Шәһәр территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, сәгать 3 кә шәһәр буенча 60475 сайлаучы тавыш биргән. Бу 54,50 процент дигән сүз. Районда 63 процент кеше сайлауларга килгән.

 

Иртәгә, 19 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән аз гына кар явачак; буран. Көндез явым-төшемсез. Минималь температура төнлә -16..-21º, максималь температура көндез  -6..-10º. Юлларда бозлавык.

Россия эстрадасы йолдызы Нюша Әлмәттә тавыш бирде. Бүген җырчы Ленин мәйданында әлмәтлеләргә үз җырларын да бүләк итәчәк. Концертка керү өчен сайлау участокларына барып, тавыш бирергә һәм #ИгелеклеӘлмәт беләзекләренә ия булырга кирәк. Танылган җырчы «Нефтьче» Мәдәният сараенда тавыш бирде. Соңрак аның иҗатын сөючеләр белән биредә үк матбугат конференциясе дә уздырылды. Нюша 18 мартта нефтьчеләр башкаласында иҗади сәфәр белән булачагын белгәч, бик шатланган. Чөнки Татарстан аның өчен якын төбәккә әверелгән. Безнең республиканың уңышларына да ул соклана.

Сайлауларда катнашып, «#ДобрыйАльметьевск» браслетына ия булганнар "Кванториум"га иркен рәвештә кереп, VR-технологияләр буенча мастер-классларда катнашу хокукына ия булды. Туган якны өйрәнү музеенда да кызыклы программа тәкъдим ителде. Монда да «#ДобрыйАльметьевск» браслеты бушлай керергә ярдәм итте. 
Картиналар галереясындагы мастер-классларда да балалар күп иде. Шулай ук "Татнефть" ягулык салу станциясе хезмәтләреннән файдаланучылар да 4 процентлы ташламага сөенделәр.

Әлмәтле Наҗия Насыйбуллина өчен бүген икеләтә бәйрәм. Аңа бүген – 90 яшь. Тыл ветераны Наҗия әби моңарчы булган сайлауларның берсен дә калдырганы юк. Бүген дә ул Россия Президентын сайлауларда катнашты. Бу юлы ул тавышны өендә генә бирде. 776 нчы сайлау участогыннан урна белән аның өенә килделәр. 
Наҗия Фазлыйәхмәтовна күпне күргән. Югары Мактамада биш балалы гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе сугышта һәлак булган. Сугыш чорында колхозда эшләгән, фермада дуңгыз, сарыклар караган, Ширәмәткә урман кисүгә җибәрелгән, “Нефтяник” колхозында сыер сауган, чебешләр караган. Кыскасы, башкармаган эше калмаган дисәң дә була. 
 

Әлмәтлеләр гражданлык бурычларын үтәүләрен дәвам итә. Сәгать 12 гә шәһәр буенча 36931 сайлаучы тавыш биргән. Бу 33,33 процент дигән сүз. Районда 45,77 процент кеше сайлауларга килгән. Бу хакта шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова җиткерде. Колшәриптә исә 45 проценттан артык кеше тавыш биргән.

Әлмәт районында бүген барлыгы 824 инвалид яши. Алар да илдәге төп сәяси вакыйгадан читтә калмый. Шушы минутларда быел 80 яшьлек юбилеен билгеләп узучы Чәчкә Зәйнуллина да үзенең гражданлык бурычын үтәп, өендә тавыш бирде.Гомере буе Әлмәттә яшәгән һәм нефтьчеләр төбәгендә туып үскән Чәчкә апа тормыштан тулысынча канәгать:– Мөмкинлегем чикле булса да, бүгенгебезгә дә, язмышыма да мең рәхмәтле. 3 яшемдә сәкедән килеп төшеп, умыртка баганама бик зур зыян килә. Яшь чакта таякларга таянып йөрдем. Коляскага утыруыма әле 10 гына ел. Дәүләткә һәм хәзер алып барылган вәзгыятькә рәхмәт. Бездә инвалидларга зур игътибар бирелә. Элек безнең ишеләрне бар дип тә белмәделәр, – дип сөйләде шәһәрдәшебез.

“Нефтьче” Мәдәният сараенда 800 нче сайлау участогы урнашкан. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да биредә тавыш бирде. Журналистларга биргән әңгәмәсендә ул бүгенге көннең ил, республика һәм шәһәр өчен дә әһәмияткә ия булуын ассызыклады. – Быел күзәтүчеләр саны да күп – 350 дән артык. Активистларның сайлауларның үтә күренмәле, чиста баруына күзәтчелек итүе бик яхшы. Әлеге игътибар Россия Президенты сайлауларының никадәр җитди, мөһим вакыйга булуын тагын бер кат ассызыклый. Бездә “Татнефть” ААҖ белән төрле программалар тормышка ашырыла. Төзекләндерү, капиталь ремонт, парк-скверлар, авыл инфраструктурасын үстерү дәвам итә, – диде район башлыгы. 
 

Әлмәт муниципаль районындагы 116 сайлау участогының һәрберсендә беренче тапкыр сайлауларда катнашканнарны тәрбиячәкләр. Аларга истәлекле сувенирлар бүләк итәчәкләр. Даниф Сафин аларның берсе: - Беренче тапкыр тавыш бирәм. Сайлау участогында шулкадәр күп кеше булыр дип уйламадым. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International