Әлмәт шәһәр ял паркында мәдәни-күңел ачу чаралары узачак.
Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көне кысаларында Әлмәт туберкулезга каршы көрәшү диспансеры шимбә көнне 24 мартта 8.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр Советская урамы, 156Б адресында үткәреләчәк бушлай флюорография тикшерүенә чакыра.
Әлмәт картиналар галереясы #ДобрыйАльметьевск браслетына ия булучыларны сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 10.00-18.00 кадәр вакытта көтеп кала.
Бәйрәм шәһәр ял паркында 24 март көнне 14.00 сәг. яз көнен каршылау - Нәүрүз бәйрәме булып үтте. Милли диаспоралар иҗат номерлары белән чыгыш ясадылар.
17 март көнне узган әлеге акция Ир-ат сәламәтлеге елына һәм туберкулезга каршы көрәш көненә багышланды.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин яңа кадрлар билгеләнүе турында хәбәр итте. Троллейбус идарәсе җитәкчесе итеп 13 марттан Илдус Мәсләхов билгеләнгән. "Ресурслар белән идарә итү" МУП директоры вазифасын шул ук көннән Марат Юлдашев башкара.
Район активы белән киңәшмәдә Россия Президентын сайлауларның башлангыч нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. Район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова бик зур эш башкарылганын билгеләп үтте. Сайлау процессын оештыру белән беррәттән сайлау алды эш кысаларында куп санлы чаралар, очрашулар уздырылды.
Бу көн Берләшкән Милләтләр берләшмәсе тарафыннан бәхеткә омтылуның дөньяның төрле почмакларындагы кешеләрне берләштерүче уртак хис булуы идеясен яклау максатыннан билгеләнә.Көн белән төн тигезләшкән көн буларак, 20 март көне юкка гына сайлап алынмаган, чөнки бу көнне кояш вакыт аралагы буенча һәркемгә дә бертигез яктырта.Бәхеткә омтылыш кешелекнең төп максатының нигезен тәшкил итә. Кайбер психологлар фикеренчә дә, кешенең бәхете күп очракта аның үз алдына нинди максатлар куюына бәйле. Хәер, бәхет төшенчәсе күпкырлы төшенчә. Аны кем ничек аңлый һәм үзен кайчан бәхетле итеп тоя бит.
Бүген, 20 март көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар. Минималь температура төнлә -14..-17º, аязганда -24º; максималь температура көндез -6..-9º. Юлларда бозлавык.
Ачык ишекләр көне 23 март көнне 09.00- 20.00 , 24 март көнне 10.00-15.00 сәг. вакыт аралыгында узачак. Бу ике көндә әлмәтлеләр салымчыларга барлык сорауларын бирә алачаклар. Аларга белгечләр шулай ук яңа законнар һәм мөмкинлекләр турында да аңлатма бирәчәкләр.