ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2018 ел
җомга

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.

8 июнь көнне шәһәр халкын 10.00 сәг.  «Бяки Буки» V Лит Фестын ябылуны билгеләп узарга чакыралар. 

Россия төбәкләре баш интернет-сервисы һәм «Экономическая политика России» журналы  җәмәгать проектларын күзәтү формалаштыра.

Чираттагы мастер-классларын этикет буенча белгечләр тәмамладылар. Алар балаларга  җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, кызлар өчен «юная леди» мастер классы оештырылды. 1 нче гимназиянең мәктәп яны лагере укучылары бутафор белән эшләгәннән соң, актлар залында курчак театры куелды. 


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Җәйге чорда рок-н-ролл һәм буги-вуги буенча шәһәр паркында түләүсез дәресләр оештырылачак. Шәһәрдә яшәүчеләрне һәм кунакларны һәр җомгада  19.00 сәг. көтеп  калалар.

Иртәгә, 7 июнь көнне,шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез явымсыз. Минималь температура төнлә +3..+6º, түбән урыннарда  -1 кадәр суыкº; максималь температура көндез +14..+17º.

Әлмәт  муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Эшлекле сөйләшүдә башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре, Федераль хезмәтләрнең территориаль бүлекләре вәкилләре, Эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларының райондагы җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Көн тәртибенә куелган FIFA -2018 футбол матчлары һәм Сабантуй бәйрәменә әзерлек, аларны үткәрү вакытында террорчылык акты ихтималлылыгын кисәтү каралды.

Лит Фест «Бяки Буки» әлмәтлеләрне  7 июньдә узачак чараларда катнашырга чакыра : татар гимназиясе 08.30 – 09.15 этикет буенча мастер-класс,  Әлмәт драма театры бутафоры белән кул курчагы ясау буенча мастер класс. 08.30 – 09.25 сәг. оештырылачак.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 8 июнь көнне төнлә урыны белән -1 градуска кадәр суытачак.

6 июньдә Мәшгульлек үзәге белгечләре Әлмәтнең балалар йортында компьютер буенча тест үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International