6 июньдә Мәшгульлек үзәге белгечләре Әлмәтнең балалар йортында компьютер буенча тест үткәрделәр.
Компьютер аша тест үткәрү индивидуаль формада «Юнәлеш» методикасы буенча уздырылды. Бәлеге методика һөнәри үзкыйммәтеңне күтәрү һәм кешенең кызыксыну сәләтләрен билгеләү өчен яраклы. Моның нигезендә барлык һөнәрләр, эш процессының ни булуыны карап биш типка бүленә: «кеше – кеше», «кеше – техника», «кеше - знаковая система», «кеше - сәнгать образы» һәм «кеше – табигать». Күп кенә егет һәм кызларның «кеше-табигать» һәм «кеше-техника» тибы буенча нәтиҗәләре югарырак булды.