9 июнь көнне «Шәһәрнең мәдәни мохиты» проекты кысалапарында Әлмәтнең мәйданчыкларында төрле күңел ачу чаралары узачак.
«Бяки Буки»ның өченче әдәби фестивале татлы, якты мастер-класслары белән истә калачак. Граффити осталары балалар белән берлектә 4 нче мәктәпнең хоккей будкасын төрле рәсемнәр белән буядылар. Аның тематикасы булып Джоан Роулингның «Гарри Поттер»ы торды. Шушы ук мәктәптә көмеш волонтер Татарстана Ольга Спиридонова поролоннан милли курчаклар ясау осталыгы буенча мастер-класс уздырды.
5 июнь көнне 34нче «Чебурашка» балалар бакчасында «Балачак белән кулга кул!» акциясе узды. Анда педагоглар, балалар бакчасына йөрүчеләр, ата-аналар һәм башкалар, ЮХИДИ инспекторлары катнашты. Чара бик кызыклы һәм файдалы үтте.
Әлмәт полициясе әлмәтлеләргә Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә Россия Эчке эшләр министрлыгы дәүләт хезмәтләрен куллану мөмкинлеге турында искә төшерә. Бер тапкыр дәүләт хезмәтләре сайтында регистрация үткәч, аны кулланучылар порталның Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган барлык хезмәтләре белән файдалана алалар. Порталда һәр кеше, чиратта тормыйча, транспорт чарасын терки һәм йөртү таныклыгын алу мөмкинлеге белән файдалана ала.
Авыл хезмәте абруйлыга әйләнә. 5 июньдә Әлмәттә аграр тармагында берьюлы ике мөһим вакыйга - терлекчеләр һәм сабанчылар бәйгеләре - үтте. Бу юлы бәйгедә катнашучылар динамик рәвештә үсүче хуҗалыкта - "Чулпан" ҖЧҖдә җыелдылар. Хуҗалыкта 518 эре мөгезле терлек бар, шуларның 188е - савым сыерлар. Бер сыердан көндәлек савым 10 кг.нан артык тәшкил итә. Терлекне ашатыр өчен 3000 гектарлык җирдә терлек азыгы һәм бөртекле культуралар үстерелә.
7 июнь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җиңелчә яңгыр. Минимальтемпература төнлә +3..+8º, максималь температура көндез +12..+16º.
«Әлмәт җылылык челтәрләре» хәбәр иткәнчә, 4нче район котельныена реконструкция ясауны күздә тотып , 19.06.2018г. сәг. 08.00 алып 13.00 сәг. кадәр түбәндәге предприятиеләрдә һәм торак йортларда газ бирү туктатылып торылачак: «Радиоприбор», «Эссен», магазин ИП «Мансуров», магазин ИП Бустрякова Г.Л., магазин Шевченко 162а, Әлмәт ВОС, Зарипов ур. 5,7,13а,13б,14,17,21,35,39,41, Бигаш ур. 131,135,133, .Аминов ур. 2,2а,6,8, Гафиатуллин ур. 52,58,66,.Ленин ур. 187,189,195,201, Шевченко ур. 158,160,162,164,166,170,176,178,180,182 нче йортларда яшәүчеләр .
Иртәдән бирле Әлмәтнең дүрт мәктәбендә белгечләр һәм остазлар балаларның сәнгатьнең төрле төрләре белән таныштыру программасын башладылар. Балчыктан әвәләп ясау - үз кулларың белән эшләнмәләрне ясарга мөмкинлек бирүче кызыклы шөгыль. Р.Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия һәм Кәләй авылы мәктәбендә укучы балалар балчыктан кыңгырауларны әвәләп ясарга өйрәнделәр. "Балаларның кайберәүләре кулларына беркайчан да балчыкны алганнары булмады һәм алар өчен җир кисәгеннән берәр кызыклы һәм мәгънәле нәрсәне ясау мөмкинлеге ачыш булды", - дип билгеләде өстәмә белем бирү укытучысы Елена Нагавкина.
Кияүдә булган хатын-кызлар арасында үткәрелә торган «Missis World Russia» милли бәйгесе Россия Федерациясе территориясендә «Missis World» халыкара бәйгенең финалында катнашырга хокук бирә ала.
Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге РПФы идарәсе (районара) Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгын бәйрәм итү белән бәйле Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм инвалид калган кешеләргә бердәм түләү тапшырылды. 122 ветеранга Пенсия фонды тарафынан Россия Президенты боерыгы нигезендә 10 000 сум тәшкил иткән бердәм түләү туры китерелде.