Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Эшлекле сөйләшүдә башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре, Федераль хезмәтләрнең территориаль бүлекләре вәкилләре, Эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларының райондагы җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Көн тәртибенә куелган FIFA -2018 футбол матчлары һәм Сабантуй бәйрәменә әзерлек, аларны үткәрү вакытында террорчылык акты ихтималлылыгын кисәтү каралды.