Яшелчәчелек - мөһим һәм соралган тармакларның берсе. Район башлыгы Айрат Хәйруллин Мактама теплица хужалыгында булып, аның эшчәнлеге белән танышты. Алга таба әлеге хуҗалыкка заманча су сибү системасы урнаштырылачагын белдерде һәм бу уңайдан "Авыл" кооперативы белән берлектә эшчәнлек алып барырга кирәклеген ассызыклады.