Әлмәттә Россия көнен билгеләп уздылар

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

12 июньдә безнең илебез мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия, ягъни Россиянең дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне кабул итү көнен билгеләп үтә. Ул – илдәге иң “яшь” дәүләт бәйрәмнәренең берсе. 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Россиянең дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне кабул итте. Анда Россия Конституциясе һәм аның законнарының өстенлеге игълан ителде. Бу вакытка СССРның күпчелек союздаш республикалары үз суверенитетлары турында карар кабул иткән иделәр инде. Россия дәүләтчелеген ныгытуда аның яңа исемен – Россия Федерациясе – кабул итү мөһим роль уйнады.

Россия көне уңаеннан шәһәр паркында зур чара узды. Чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International