17 июнь көнне Әлмәттә узган фестиваль Бәхет көненә багышланды. Әлмәтлеләр ак комда фитнес белән шөгыльләнделәр. Чара гомуми зарядкадан башланды, алга таба катнашучылар функциональ тренинг, бодифлекс һәм воркаут белән шөгыльләнделәр.
16 июнь көнне проект кысаларында мәйданда кавер-группы «Например» (Яр Чаллы) чыгыш ясады. Биредә пианист Алсу Мавлютова (Казан) уйнавын тамаша кылырга, аниматорлар һәм ходулистлар белән шаярырга, аквагрим ясарга мөмкин булды.
Бүген Әлмәттә Сабантуй бәйрәме гөрләде. Ул, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә, күңелле һәм яңалыклар белән үтте. Сабантуй Татарстанның танылган җырчылары катнашында сәхнәләштерелгән күренеш белән башланды. Әлмәтлеләрне һәм кунакларны милли бәйрәмебез белән район башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрик итте. Ул Сабантуйның гореф-гадәтләребезне дәвам итүче, барлык яшьтәгеләрне, милләтләрне берләштерүче бәйрәм булуын искәртте.
Сезне чын күңелемнән Сабантуй бәйрәме белән котлыйм! Бу көн татар халкы һәм бөтен Татарстанда яшәүчеләрнең тормышында иң якты вакыйгаларның берсе булып кала. Ул бөтен дөньядагы татарларның үзенчәлекле гореф-гадәтләрен һәм рухи мирасын гәүдәләндерә.
Сезне чын күңелемнән Ураза бәйрәме белән котлыйм! Шушы якты авыз ачу көнен бөтен дөньядагы мөселман динен тотучылар көтеп кала.
Иртәгә, 15 июнь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Урыны белән аз гына яңгыр сибәлиячәк.
Төзекләндерү өчен паркларны һәм скверларны Татарстан кешеләре үзләре сайлаячак. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү буенча онлайн-сораштыру 20 июньгә кадәр озайтылды. Бүгенгә 150 меңнән артык татарстанлы тавыш биргән. Бөтен Татарстан буенча исемлектә 287 объект тора. Һәр тавыш бирүче бары тик үз муниципаль районындагы объектны гына сайлый ала.
"Киләчәк Татарстан колледжы" 15 июньнән абитуриентлар кабул итү турында хәбәр итә. Кабул итү комиссиясе адресы: Әлмәт, Төзүчеләр проспекты, 9 нчы йорт.
9 июньдә ТР СМ ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсендә "Ирләрнең сәламәтлеге" темасына компьютер дизайны плакатлары смотр-конкурсы узды. 11 сәламәтлек учреждениесыннан, шул исәптән 1 ФАП һәм 1 сәламәтлек пунктыннан 20дән артык эш тәкъдим ителде. Смот-конкурсын оештыру комитеты нәтиҗәләр ясады.
Бүген, 14 июнь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Минималь температура төнлә +8..+12º, максималь температура көндез +16..+19º.