ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

21 һәм 22 июльдә әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 14.00 сәгатьтә шәһәр пляжы территориясендә узачак Бөтенроссия буяулар фестиваленә чакыралар. Ун сәгать дәвамында иң зур буяулар фестивалендә бию музыкасы, табигый буяулар һәм ак киемнәргә киенгән меңләп кеше, бәхет һәм мәшәкатьсезлек атмосферасы, якты йөзләрдә меңләгән елмаю һәм төрле төсләргә буялган күңелчәкләрнең җылы кочаклары.

Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры  буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-31, 8(8553) 45-50-66 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.

21 июль көнендә Казан шәһәреннән 40 чакрымда урнашкан наратлыкта «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале узачак. Чара кунакларын йомырка белән иң гадәти булмаган "олипиада" уеннары көтә: йомырка атышу буенча Чемпионат, табалы йөгерешләр, Дөнья чемпионы белән әтәч көрәшләре, глобаль йомырка чабышлары һәм бик күп махсус йомырка бәйгеләре, атракционнар һәм халык күңел ачу чаралары. 

21 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында Әлмәтнең төрле мәйданнарында уен-көлкеле чаралар узачак.

17 июль көнне Әлмәт муниципаль районы Советының чираттан тыш утызынчы сессиясе һәм шәһәр Советының утыз икенче утырышы узды. Сессия эшендә шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы, Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ начальнигы, Федераль куркынычсызлык хезмәте бүлеге җитәкчесе, тикшерү-күзәтү органнары җитәкчеләре, башкарма комитеты җитәкчеләре составы, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаштылар. 

17 июль көнне Әлмәткә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул район башлыгы Айрат Хәйруллин белән «Яшелчә үзәнлеге»ндә, «Союз-Агро», Н.Е. Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыятендә, «Чишмә» ҖЧҖ,  КФХ  Загидуллин крестьян-фермер хуҗалыкларында булды, вертолеттан иген кырларын карап йөрде. Камы-Исмәгыйльдә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар белән очрашты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әлмәтлеләргә проектлар да тәкъдим итте. 

24нче номерлы «Кук чэчэк» балалар бакчасында Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Курамшина И.И. һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Демьянова Л.Н. юлларда балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максаты белән әңгәмә уздырдылар. 


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

Иртәгә, 18 июль көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, аерым районнарда яшен. Җил 5-10 м/с, урыны белән 14 м/ска кадәр  җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +16..+19º, максималь температура көндез +26..+29º. 

Июль аенда  «Татнефтепроводстрой» акционерлык җәмгыяте белән инвалидларны эшкә урнаштыру өчен хезмәт урынын җиһазландыру буенча килешү төзелде.

13 июль көнне 18нче номерлы «Аленький цветочек» балалар бакчасында Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Курамшина И.И. һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Демьянова Л.Н. балаларда юлда куркынычсызлык тәртибе кагыйдәләрен куллану белемнәрен ныгыту максаты белән әңгәмә уздырдылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International