21 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында Әлмәтнең төрле мәйданнарында уен-көлкеле чаралар узачак.
17.00 сәгатьтән алып 21.00 сәгатькә кадәр «Яшьлек» скверында, «Көнбатыш капкалар» мәйданында, «Шәмсенур» паркында, Әлмәтнең 60-еллыгы исемендәге скверында, Әдәби ишегалдында, Гагарин урамында, Түбән Мактама поселогы мәйданында, Яшьләр үзәге мәйданында, Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында һәм пляжда кызыклы чаралар үтәчәк.