Әлмәттә Әлмәт муниципаль районы Советының утызынчы сессиясе һәм шәһәр Советының утыз икенче утырышы узды

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

17 июль көнне Әлмәт муниципаль районы Советының чираттан тыш утызынчы сессиясе һәм шәһәр Советының утыз икенче утырышы узды. Сессия эшендә шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы, Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ начальнигы, Федераль куркынычсызлык хезмәте бүлеге җитәкчесе, тикшерү-күзәтү органнары җитәкчеләре, башкарма комитеты җитәкчеләре составы, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаштылар. 

Сессия барышында пассажирларны йөртүне оештыру, район Советы карарына үзгәрешләр кертү, 2019 елда һәм 2020 һәм 2021 елларның план чорында физик затларның керемнәренә билгеләнгән салымнан район бюджетына түләнгән суммаларның өстәмә нормативы ярдәмендә муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителү дәрәҗәсен тигезләштерүгә дотацияне алыштыру буенча килешү,  Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданины исемен бирү мәсьәләләре каралды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International