Июль аенда «Татнефтепроводстрой» акционерлык җәмгыяте белән инвалидларны эшкә урнаштыру өчен хезмәт урынын җиһазландыру буенча килешү төзелде.
«Татнефтепроводстрой» төзелеш фирмасы алдагы елларда да халыкны эш белән тәэмин итү программаларында актив катнашты. Эш белән мәшгуль булмаган инвалидларны эшле итү өчен хезмәт урыннарын җиһазландыру буенча булган бу программа төп һәм өстәмә эш урыннарын көйләү өчен җиһазлар (шул исәптән махсус җиһазлар) сатып алу, урнаштыру һәм монтажлауга киткән чыгымнарны компенсацияләргә мөмкинлек бирә.