ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитеты белдергәнчә, “соры” хезмәт базары белән бәйле сораулар буенча һәм хезмәт хакын түләмәү турында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәте сайтында “Халык контроле” системасына яисә 000, 8(8553) 000-000 телефоны буенча мөрәҗәгать итергә мөмкин.

Бүген илебез десантликларны – Һава-десант гаскәрләренә тантаналы хөрмәт күрсәтә. Ветераннар-десантниклар Һава-десант гаскәрләренең барлыкка килүнең 88 еллыгын билгелиләр. Алар арасында 1200 әлмәт кешеләре. Унысы хәзерге вакытта әлеге гаскәрләрдә хезмәт итәләр.


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

10-11 августта Шәһәр стадионында беренче тапкыр «МЕТРОШКА» балалар футболы регионара фестивале үтәчәк. Тантаналы ачыш церемониясе 10 августта 13.00 үтәчәк, җиңүчеләрне бүләкләү – 11 августта 14.00. Анда 20 балалар командасы катнашачак. Көрәш ике яшь категориясендә була: өлкән (2005 – 2006 еллар) һәм кече (2007-2008 еллар).

“Алтын алмалар турында әкиятләр” Әлмәт паблик-арт масштаблы программасының кураторлары гаилә архивларыннан боронгы фотографияләрне көтәләр.

Әлмәт шәһәренең эш белән тәэмин итү үзәге “Россиядә эш” вакансияләр порталы турында белдерәләр, порталның Интернет адресы https://trudvsem.ru.

25-26 августта Казанда «Red Bull Air Race» авиаярышулар буенча дөнья чемпионатының беренче этабы узачак. Турнир Россиядә икенче тапкыр оештырыла.

5 августта 12.00 Шәһәр пляжында Яшел Фитнес Фестивале узачак. Түләүсез группалы фитнес белән шөгелләнүләргә өстәп су көрәше була, анда фестиваль кунаклары катнашачак.


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

4 август көнне «Шәһәрнең мәдәни мохите» кабаттан әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын төрле чаралар белән шатландырачак. Яшь әлмәтлеләрне мастер-классларга, «Смайлик» студиясеннән анимацион программаларга һәм шпион квестына чакыралар.

11 августта шәһәр пляжы территориясендә Физкультчы көнен бәйрәм итәчәкләр. Спорт чаралары программасы: - Триатлон буенча Россия кубогы һәм Федерация кубогы; - пляж воллейболы буенча бөтенроссия турниры; - бокс буенча матч очрашуы; - «Паркларда акробатик рок-н-ролл» бөтенроссия проекты; - «Районның иң спорт сөючән гаиләсе» гаилә фестивале.

Иртәгә, 1 август көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил 4-9 м/с, урыны белән 12 м/ска кадәр җил көчәюләр көтелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International