25-26 августта Казанда «Red Bull Air Race» авиаярышулар буенча дөнья чемпионатының беренче этабы узачак. Турнир Россиядә икенче тапкыр оештырыла.
2018 ел сезонында дөнья сериясенә 8 этап керә:
2 – 3 февраль – Абу-Даби (БГЭ);
21 – 22 апрель – Канны (Франция);
26 – 27 май – Тиба (Япония);
23 – 24 июнь – Будапешт (Венгрия);
25 – 26 август – Казан (Россия);
15-16 сентябрь – Винер-Нойштадт (Австрия);
6 – 7 октябрь – Индианаполис (США);
ноябрь – соңрак игълан итәчәк.
Казанда 24 августта күнекмәләр, 25-26 августта ярышулар үтәчәк. Ярышулар Казанка елгасының акваториясендә «Миллениум» күпере һәм Кремль дамбасы арасында була.