5 августта 12.00 Шәһәр пляжында Яшел Фитнес Фестивале узачак. Түләүсез группалы фитнес белән шөгелләнүләргә өстәп су көрәше була, анда фестиваль кунаклары катнашачак.
Су көрәшендә катнашу өчен су пистолетлары, пульверизаторлар, су бутылкалары һәм һава шарлары кирәк булачак.
Программада:
- зарядка
- зумба
- just funk
- аэробика
- "Sky City" активити паркының һәм "Magic City" балалар үзәгенең сертификатларын уйнату
- балалар өче уен зоналары һәм аниматорлар