Әлмәткә «Метрошка» килде

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

10-11 августта Шәһәр стадионында беренче тапкыр «МЕТРОШКА» балалар футболы регионара фестивале үтәчәк. Тантаналы ачыш церемониясе 10 августта 13.00 үтәчәк, җиңүчеләрне бүләкләү – 11 августта 14.00. Анда 20 балалар командасы катнашачак. Көрәш ике яшь категориясендә була: өлкән (2005 – 2006 еллар) һәм кече (2007-2008 еллар).

- “Физкультурник көне”н бәйрәм итү кысаларында Әлмәттә күп төрле чаралар һәм ярышлар узачак. Алар арасында безнең шәһәрдә беренче тапкыр «Метрошка» балалар футболы регионара фестивале үтәчәк, - дип Әлмәт муниципаль районының Физкультура, спорт һәм туризм буенча идарәсенең рзисе урынбасары Дмитрий Бакалдин билгели.

Футболистлар сентябрьдә Чиләбедә үтәчәк Фестиваль Суперкубогында катнашу өчен ярышачаклар. Үз категорияләрдә җиңгән ике команда Россиянең алты регионы, 22 шәһәре вәкилләре белән очрашачаклар. Җиңүчеләр профессиональ футбол экипировкасын алачаклар, шулай ук ФК “Зенит”ка Санкт-Петербургка кунакка барачаклар.

2018 елда «Метрошка» 17 тапкыр үтә. Чарада Россиянең алты регионыннан якынча 4 мең кеше катнашачак. Турнирга ике яңа регион – Оренбург өлкәсе һәм Татарстан Республикасы кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International