“Алтын алмалар турында әкиятләр” Әлмәт паблик-арт масштаблы программасының кураторлары гаилә архивларыннан боронгы фотографияләрне көтәләр.
Проект командасы шәхесләр рәсемнәре аша шәһәр тарихын яңадан торгызырга телиләр – сезнең яраткан фоторәсемнәр “Татнефть” компаниясе инициативасы буенча башлап җибәрелгән шәһәрне үзгәртүнең бишьеллык планы кысаларында арт-объектлар нигезенә ятачак.
Конкурста катнашу өчен 1998 елга кадәр үз яраткан фотографияләр һәм якын туганнар фотографияләрен табырга һәм Вконтакте проектына рәсми группасына махсус фотоальбомга кертергә кирәк (https://vk.com/album-165251903_256868661);
Фотода кем булуын язып куегыз (ФИО, туганлык дәрәҗәсе, туу һәм яшәү урыны, милләт) яисә Әлмәтнең нинди кызык урыны рәсемгә төшкән;
Дусларны чакырыгыз һәм группада катнашучылардан лайклар җыегыз.
Иң күп лайклар җыйган фотографияләр арасында иң яхшыларны сайлап алачаклар. Җиңүче Polaroid фотоаппаратын алачак.
Фотолар шулай ук махсус архивка керәчәк. Конкурс нәтиҗәләре 30 августта игълан ителәчәк.