ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2018 ел
җомга

23 август көнне Әлмәт муниципаль районының ерак авылларының берсенә медицина профилактикасы үзәге һәм СПИД-үзәге белгечләре килде. Профилактика сәламәтлек көне Новотроицк авыл җирлегендә яшәүчеләрне шатландырды. Медицина хезмәткәрләренең килүе турында ишеткәч, авылда яшәүчеләр, үзләренең өй мәшәкатьләрен калдырып, клубка ашыктылар.

Унынчы Халыкара хәрби сугышчылар, сугышта катнашучылар слеты һәм  "Сәлам, бача!" хәрби-патриотик җыр фестивале бөтен Россиядән биш меңнән артык сугышта катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен җыйды. Исраил, Белоруссия, Луганск халяк җөмһүрияте вәкилләре слетта катнашты. Томск, Новосибирск, Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар һәм күп кенә башка регионнардан сугышта катнашучылар килде. 

Сәламәтлек саклау һәм медицина учреждениелары профсоюз оешмалары яңа уку елы башлану алдыннан матди ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтәләр. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында 84 балага кирәкле мәктәп кирәк-яраклары һәм спорт формасы тапшырылды. 

Әлмәтлеләргә 27 август көнне эшләү мәсьәләләре буенча "кайнар линия " эшләве турында хәбәр итәләр. Телефон  (843) 236-00-71.


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

25 август көнне "Шәһәрнең мәдәни мохите" кабаттан әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын көтә. 17.00 «Яшьлек» скверы - Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгеннән «Балачак буяулары» балалар концерт программасы. Твистинг һәм печеньены бизәкләү буенча масетр-класс.

Гофизическая урамында яңгыр канализациясе урнаштыру сәбәпле,  25- 26 август көннәрендә бу урамда транспорт хәрәкәте туктатылып торачак. Ул РТС боңрасыннан алып Попов урамына кадәр булган юл участогын үз эченә ала.

23 августка Әлмәт районы кырларының  27969 га 64696 тонна бөртеклеләр җыелган.  Эш һәрбер хуҗалыкта кайный. Барлыгы 70% якын эш башкарылган.

Төнлә явым-төшемнәр күзәтелми. Иртән һәм көндез вакыты белән яңгыр явуы көтелә.Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә. Төнлә минималь һава температурасы +2..+7 градус булса, көндез исә максималь һава температурасы +15..+18 градус булачак.

 

Чара 22 август көнне "Ракета" клубында узды. Анда балаларга юл куркынычсызлыгы турында сөйләделәр.

20 август көнне 31 нче  «Солнышко» балалар бакчасында  «Светящий пешеход от беды убережет» чарасы узды. Анда нәниләр белән юл кагыйдәләрен дөрес үтәү турында сөйләштеләр. Чара бик файдалы үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International