Әлмәт районында Сәламәтлек десанты уздырылды

2018 елның 24 августы, җомга

23 август көнне Әлмәт муниципаль районының ерак авылларының берсенә медицина профилактикасы үзәге һәм СПИД-үзәге белгечләре килде. Профилактика сәламәтлек көне Новотроицк авыл җирлегендә яшәүчеләрне шатландырды. Медицина хезмәткәрләренең килүе турында ишеткәч, авылда яшәүчеләр, үзләренең өй мәшәкатьләрен калдырып, клубка ашыктылар.

Медицина профилактикасы үзәгенең баш врачы Руслан Хәмдиев әйтүенчә медицина профилактикасы үзәге һәм төрле дәвалау учреждениелары белгечләренең күчмә эш тәртибе хәзер гадәткә керәчәк. Һәр атна саен уздырыла торган сәламәтлек десанты һәм пәнҗешәмбе уздырылачак. Ә шәһәрдә яшәүчеләр 3нче номерлы шәһәр поликлиникасы бинасының 7нче катында урнашкан медицина профилактикасы үзәгендә бушлай тирәнәйтелгән медицина күзәтүенә чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International