Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәге турында хәбәр итә. 28 август көнне планлы рәвештә 9 дан 17 сәгатькә кадәр Шоссейная-Герцен урамнарында светофор сүндерелә.
Бүген Әлмәттә "TATNEFT Tour de Tatarstan 2018" велоузышы үтте. Велоузышта катнашучылар 50 һәм 100 км арага йөгерде. Төрле төбәкләрдән җыелган спортчылар һәм һәвәскәр велосипедчылар арасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм башкалар да бар иде. Алар 100 километрга узышты. Шулай ук велосипедта йөрергә яратучылар өчен 5 км дистанция дә бар иде. Балаларга да үзләрен сынау мөмкинлеге тудырылды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Юл хәрәкәтен чикләү 26 август көннәренә туры килә.TIMERMAN TATNEFT Tour de Tatarstan чарасы уздырылу сәбәпле Р-239 юл участогы 249 км алып 256 км га кадәр ябыла.
Акцияне оештыручыларның бурычы – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга бу көн чын бәйрәм булсын өчен, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулын сузу.Әлеге акциягә теләгән һәркем кушыла ала.Ярдәм итергә теләүчеләр Р.Фәхретдин урамы, 50 нче йорт, 306 кабинет адресы буенча урнашкан Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капремонт программасын гамәлгә ашыру уртача республика күрсәткечләреннән түбән булган мунициципаль районнарда 18 августан алып күчмә киңәшмәләр уздырыла. Киңәшмәләрне Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Арча, Биектау, Лаеш, Балык бистәсе, Питрәч, Зеленодольск, Алабуга, Тукай, Менделеевск районнарында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Капремонт фонды һәм ТР ДТИ уздыра.
Бүген, 24 август көнне, Әлмәттә укытучыларның август киңәшмәсе булып узды. Аның эшендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, “Татнефть” компаниясенең корпоротив культура үсеше буенча идарә начальнигы урынбасары Рифдар Хәмәдъяров катнаштылар.
Агымдагы елда Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр иҗтимагый-икътисади үсеш Стратегиясенә үзгәрешләр кертү өчен http://i.tatarstan2030.ru сайты эшли. Биредә теләгән һәркем Стратегияләрне тулыландыру буенча тәкъдимнәрен калдыра ала.
Тапшыру барышында туры эфирга шалтыратып, һәркем борчыган соравын җиткерә ала. 28 августта “Альметьевск ТВ” телеканалында Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көннәре уңаеннан Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән туры элемтә уздырыла. “Таттелеком” операторы белән килешү төзегән кулланучылар әлеге каналны пультның 22 нче, “МТС” операторыннан файдаланучылар 32 нче, башкалар 30 нчы төймәгә басып таба ала.
Әлмәт муниципаль районы Иҗтимагый советы шәһәр һәм район тормышында актив катнаша. Балалар сәламәтләндерү лагерьларында ялны оештыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый тикшерү чараларын тормышка ашыру максаты белән һәм, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурскаяның хатын күздә тотып, иҗтимагый оешма вәкилләреннән һәм күзәтү органнары белгечләреннән комиссия оештырылды. Район иҗтимагый советы рәисе, "ТИСБИ" идарә итү университеты филиалы директоры Рушания Назмутдинова җитәкчелеге астында комиссия әгъзалары муниципалитет һәм "Татнефть" компаниясенең җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балаларның ял итү шартлары белән таныштылар.
Программа нигезендә көнлек мәгълүмати постлар тора. Катнашучылар шулай ук төрле күнекмәләр үтәчәкләр.