Унынчы Халыкара хәрби сугышчылар, сугышта катнашучылар слеты һәм "Сәлам, бача!" хәрби-патриотик җыр фестивале бөтен Россиядән биш меңнән артык сугышта катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен җыйды. Исраил, Белоруссия, Луганск халяк җөмһүрияте вәкилләре слетта катнашты. Томск, Новосибирск, Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар һәм күп кенә башка регионнардан сугышта катнашучылар килде.
Татарстан Республикасын чарада "Сугышчан туганлык" Бөтенроссия оешмасының Әлмәт җирле бүлеге тәкъдим итте. 70тән артык кешедән һәм аларның гаиләләреннән торган Әлмәт иҗтимагый оешмасы төркеме фестивальгә килеп җитте.
Слетта катнашучылар Бозаулык шәһәрендә урнашкан вафат булган сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә куелган мемориалга бардылар, шуннан соң шәһәр зиратындагы сугышчылар күмелгән урында булдылар. Алар каберләргә чәчәк салдылар. "Үлемсез полк" йөреше оештырылды.