Сәламәтлек саклау һәм медицина учреждениелары профсоюз оешмалары яңа уку елы башлану алдыннан матди ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтәләр. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында 84 балага кирәкле мәктәп кирәк-яраклары һәм спорт формасы тапшырылды.