10 сентябрь көнне «Автосессия – 2018» бәйгесе узды. Җиңүче дип Әлмәт политехника техникумы табылды. Икенче урында - Әлмәт һөнәри колледжы, өченче урында - Әлмәт дәүләт нефть институты. 20 сентябрь көнне ярышлар Казанда узачак.
12 сентябрь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә, явымсыз. Төнлә һәм көндез урыны белән томан. Минимальтемпература төнлә +2..+5º, кырау -1º; максималь температура көндез +17..+20º.
Әлмәт районында 11 сентябрь көнне 41 мең 338 га мәйданда бөртеклеләр урылган, бу 93,3% тәшкил итә. 89 мең 320 тонна бөртекле суктырылган.
СДЮСШОР укучысы - грек-рим көрәше бүлегенә йөрүче Хакимджон Давронов Россия Кубогында бронза яулады. Ярышлар Түбән Новгород өлкәсе Бор каласында үтте. Спортчыны тренерлар Гаджиев Эдуарда Замирович, Корнилов Данила Степанович, Джанвелян Эдуард Альбертович әзерли.
10 сентябрь көнне Әлмәттә «ВХЛ – Ефәк юл Кубогы» хоккей сезоны ачылды. «Юбилейный» спорт сарае каршында төрле бәйрәм чаралары оештырылган иде, ретротехника күргәзмәсе дә эшләде.
7 сентябрьдән 9 ына чаклы Казанда беренче тапкыр йөзү буенча дөнья кубогы этабы ярышлары узды. Анда Әлмәт спортчылары да катнашты. Егетләрнең икесе дә сынатмады. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган татарстанлылар исәбендә 6 медаль – 4 көмеш һәм ике бронза. Бер көмеш медальне шәһәребезнең олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Эдуард Вәлиәхмәтов яулады. Ул 400 метрга комплекслы йөзүдә финишка беренче килүчедән нибары 4 секундка гына калыша.
Япониядән килгән профессор Масао Кода ике көн эчендә медсанчастьтә умыртка баганасындагы спондилолистезаны дәвалау буенча тәҗрибә уртаклашты һәм ике авыруга операция ясады. Ике ятып, бер төшкә кермәгән мондый мөмкинлек халыкара стандартлар буенча табибларны укыту программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Программа өч елга исәпләнгән һәм «Татнефть» компаниясе тарафыннан финанслана.
«Экология балалар күзлегеннән» бәйгесе тәмамланды, 4 сентябрьдә ӘМР экология һәм табигатьтән файдалану департаменты, «Экосервис» АҖ һәм «Альметьевск ТВ» ТРК сайтта тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнгән бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Сусаклагычны төзекләндерү буенча фикер алышырга әлмәтлеләрне 13 сентябрь көнне "Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге"ндә (Нефтьчеләр урамы, 14 нче йорт) адресы буенча 18.00 көтеп калалар. Чара 20.30 сәг. тәмамлана.
"ТКХ да сезнең хокукларыгыз-аларны якларга өйрәнегез" проекты кысаларында Роспотребнадзор идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары халкына видеоконференция форматында аңлатма бирә.