Шимбә көнне "Казан" агросәнәгать паркында Татарстан Республикасы бакчачыларының "Бакча" бәйрәме уздырылды. Бу чарадан әлмәтлеләр дә читтә кала алмады. Әлмәт районы делегациясен Айрат Хәйруллин җитәкләде. Фестивальдә Әлмәт районының "Деревня" кооперативы,"Овощная долина" ,"Ягодная долина" һәм башка хуҗалыклары катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Әлмәт бакчачылары продукциясенең сыйфатын югары бәяләде. Шулай ук бакчачылар белән фотога төшергә дә онытмады.