Татарстан Республикасында, орлык кукурузыннан гайре, бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды диярлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Барлыгы 202 мең га орлык кукуруз чәчелгән, – диде Марат Әхмәтов. – Бу атнада авыл хуҗалыгы территориаль идарәләренә җыеп-алуга әзерлеген белү өчен барлык орлык кукурузы чәчүлекләренә мониторинг уздыру бурычы куелды. Бу бик мөһим, беренчедән, бу – сөт савымын арттыру чыганагы, икенчедән, орлыкка 300 мең тонна кукуруз алсак, терлек азыгы итеп әзерләнгән арпага экономия булачак, бүген аның бәясе базарда тоннасына 10 мең сум, һәм аны сатып булачак».
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген хуҗалыкларда 150 кукуруз чабу җайланмасы булган комбайннар эшли һәм аларны нәтиҗәле файдаланырга кирәк.
ТР Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, – киләсе ел уңышының нигезләре салына. «Уҗымнарны без чәчеп бетердек, - диде ул. – Яңгырлар җитмәгәнгә, кайбер территорияләр буенча проблемалар бар. Әмма киләчәк яңгырлар вәзгыятьне төзәтер дип уйлыйбыз».
Моннан тыш, Марат Әхмәтов фикеренчә, төп бурычларның берсе – басуларны сөрү эшен мөмкин кадәр нәтиҗәле итү, сентябрь азагына төп туфрак эшкәртүне тәмамлау. Әмма әлегә күп кенә районнар әле эшләрен җитәрлек дәрәҗәдә оештырып бетермиләр.
Республика басуларында 900 мең гектарда туңга сөрү калды, көненә 30-35 мең га эш башкарылса, бер айлык эш калган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләре киселешендә 2018 елның 8ае эчендә терлекчелек йомгакларына да тукталды.
8 ай эчендә 883 мең тонна сөт савып алынган (үткән елның шушы чорына карата артым 1%).
260 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән (артым 3%), шул исәптән кош ите – 135 мең тонна (артым 3%), дуңгыз ите – 57 мең тонна (артым 4%).
8 ай эчендә йомырка үткән елның шушы чорына карата 19%ка артык алынган.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, эре мөгезле терлек реализацияләү үткән елның шушы чорына карата 107%. Ул адынгы районнарны мисал итеп китерде: Әгерҗе, Мөслим, Кама Тамагы, Мамадыш, Түбән Кама районнары.
Шул ук вакытта министр уңай динамика күрсәткечләрен дә атап үтте – бу Чүпрәле, Әлки, Лениногорск, Сарман, Зеленодольск районнары. Моннан тыш, Тукай, Актаныш районнарында терлекчелек йомгаклары да яхшыра башлады.
Сөт җитештерү буенча 8 ай эчендә 18 районда үткән елның шушы чорына карата сөт азрак җитештерелгән, диде Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов артта калган районнарда сөт җитештерү мәсьәләсенә җитди карарга өндәде. Аның сүзләренчә, терлекчелек – бу тармакта эш системалы булырга тиеш.
Татарстан Республикасында 2018 елның 14 сентябренә 1 млн. 553,6 мең кв. м. торак тапшырылган, бу планның 64,7%ы.
Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына 212,8 мең кв. м. мәйданда 3 мең 873 фатирлык 121 йорт буенча хисап тапшырылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшәмдә торак төзелеше һәм социаль объектлар – мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАПлар), амбулаторияләр, суырхауханәләр, авыл клублары, спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программалары турында да мәгълүмат бирелде.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 37 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм номаларын бозган өчен 11 млн. 823 мең сумга 303 карар чыгарылган.
Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 1 мең 518 тикшерү уздырылган.
Аннары Ирек Фәйзуллин 2018 елгы инвестицион программа буенча төзелүче объектлар турында сөйләде. 159 төзелүче объекттан 93 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә 39 объект, 27 объектта эшләр күп әле.
2018 елда аренда торагы программасы буенча 28,7 мең кв. м. мәйданда 545 фатирлык 182 йортны эксплуатациягә тапшыру планлаштырыла. 4 районда 62 йорт эксплуатациягә тапшырылган инде (Әлки – 10 йорт, Апас – 2 йорт, Саба – 40 йорт, Минзәлә – 10 йорт)
Күп фатрилы инвестицион торак программасы кысаларында пландагы 120 йорттан 606,8 мең кв. м. мәйданда 78 йорт файдалануга тапшырылган, 42 йорт калган (35 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә 7 йорт).
2018 елның 14 сентябренә 20 авыл клубында эшләр тәмамланган – бу Зәй, Мамадыш, Чүпрәле, Кайбыч, Лаеш, Балтач, Спас, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Нурлат, Әлки, Аксубай, Баулы, Актаныш, Ютазы, Азнакай, Арча (ике объект), Кукмара, Алексеевск районнары. 8 объектта эшләр дәвам итә.
2018 елга сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү программасы буенча фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү эшләре (халыкка башлангыч медик-санитар ярдәм) 14 сентябрьгә 44 районда 44 объектта алып барыла.
Республикада шулай ук 5 муниципаль районда аерым универсаль спорт заллары төзү дәвам итә һәм 8 районда ябык йөзү бассейннары төзү эшләре тәмамланган (Апас, Әтнә, Югары Ослан, Түбән Кама, Мамадыш, Питрәч, Тукай, Теләче районнары).
Универсаль спорт залларын төзү эшләре 5 объектның 4сендә тәмамланган (Апас, Чүпрәле, Лаеш һәм Чирмешән районнарында). Бер объектта Алексеевск районында эшләр дәвам итә.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры республикада җылылык бирү эшләре турында да мәгълүмат бирде.
2018 елның 13 сентябренә ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслар объектларын 2018/2019 елллар җылылык бирү сезонына әзерләү буенча республика штабының 6 утырышы уздырылган.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, кайбер муниципаль районнарда, аерым алганда, Мөслим, Актаныш районнарында, социаль инфраструктура объектларына – сырхауханәләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына җылылык бирелгән инде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мунициципаль районнар башлыкларына һәм тиешле ведомстволар җитәкчеләренә торак йортларга һәм социаль инфраструктура объектларына билгеләнгән срокларда җылылык бирүгә аерым игътибар итәргә кушты.
Аның сүзләренчә, төп бурыч – челтәрләрне әзерләгәндә авария ситуацияләрен һәм авралларны булдырмау. «Объектларны җылылык бирү чорына әзерләүгә аерым игътибар бирергә кирәк, - диде ул. – Авраллар булмасын өчен. Җылылык бирүгә әзерлек – озак процесс. Социаль-мәдәният объектларына, сырхауханәләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә аерым игътибар булырга тиеш».