Гафифа Ахунҗанова Балтач районында Кили авылында туып үскән. 18 ел дәвамында «Радиоприбор» заводында .эшләп, лаеклы ялга чыккан. Хурамшва Зиганшевич белән берлектә 4 бала үстергән. Бүген аның сигез оныгы һәм 10 оныкчасы бар. 90 яшен тутырган Гафифә апа элеккеге кебек үк күтәренке күңел белән яши. Бакчада эшләргә дә бик ярата. Аны район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән ветераннар Советы һәм башка оешмалар кайнар котлады.
Бүген, 24 сентябрь көнне,шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм көндез аерым районнарда томан. Җил 6-11 м/с, төнлә 14 м/с, көндез 17 м/с. Минималь температура төнлә +9..+12˚; максималь температура көндез +18.. +23˚.
Әлмәтнең Мәшгульлек үзәге эш белән тәэмин итү хезмәтенең эш юнәлешләре буенча хезмәттәшлекне оештыру буенча, моның өчен очрашулар һәм мәйданчыкларның төрле форматларыннан файдаланып, эш бирүчеләр белән очрашуын дәвам итә.
22 сентябрь көнне Әлмәт ипподромында «Көзе стартлар" чарасы узды. Анда 78 спортчы катнашты, 98 ат тәкъдим ителде. Спортчыларның казанышлары белән шәһәр генә түгел, республика да горурлана. 2017елның сентябреннән алып 2018 елның августына кадәр ат мәктәбенә йөрүчеләр 16 ярышта катнаштылар, шуларның 2 се - шәһәр күләмендә, 4 се республика буенча, 10 сы төбәк буенча. Барлыгы 169 бүләкләү медаленең 60 - алтын, 48-көмеш, 55 - бронза медале.
Кеокушин Будо Федерациясе «маркасын тота». Спортчылар рухи һәм матди камиллеккә огмтыла. Оешмага йөрүчеләр - ун меңләгән сәламәт спортчылар: 29 кара билбау хуҗасы, 3 спорт мастеры, спорт мастерына 7 кандидат, республиканың, Европаның, Россиянең һәм халыкара турнирларның призерлары.«Татнефть» ярдәме белән Әлмәттә "Каратэ йорты" спорт комплексы төзелде. Биредә 300 ләп бала спорт белән шөгыльләнә.
Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы ярминкәсен тантаналы ачуда катнашты. Җирле аграрийларның товарлары әлмәтлеләр күңеленә аеруча хуш килде. Ярминкәдә үзләренең хезмәт җимешләрен Токарликов ис. хуҗалык, РайПО, КФХ Идрисов Г.М., ООО «Овощная долина», Мактама- теплица, ООО «Чишма», Владимиров С.В., Интех-лес, Кооператив «Максат», Актанышский район, Кульшариповский питомник, ООО «Чишма», ООО «Ярыш», ООО «Кичучат», ООО «Актау», КФХ Слесарева А.Г., КФХ Заикин А.В. һәм башка авыл эшмәкәрләре тәкъдим итте.
Татарстан Республикасында уңыш җыю кампаниясе барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
22 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән алып Әлмәттә ҖЧҖ "Торговый двор" территориясендә беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ярминкәдә отышлы бәя буенча ит, бәрәңге, яшелчә, сөт продукциясе, ашлык, комбикорм һәм башка бик күп товарлар сатылачак.
Әлмәт районының гомумбелем алу оешмаларында 21 сентябрьдә 09.00 сәгатьтә Халыкара «Тынычлык көнен» билгеләп үтү кысаларында «Тынычлык күгәрчене» Бөтенроссия акциясе узды.
Радищева урамы буйлап җылыту челтәрләрен ремонтлау сәбәпле, вакытлыча 23 сентябрьнең 18.00 сәгатеннән алып 24 сентябрьнең 6.00 сәгатенә кадәр Белоглазова урмыннан Радищева урамында урнашкан 17нче йортка кадәр участокта Радищева урамы буйлап транспорт чаралары хәрәкәте ябылып торачак.