Казахстаннан Россиягә кайтканнан соң, «Нефтяник» Воскресенскида күчмә сессия уздырды,анда 24 сентябрьдә «Химик» белән уен узды.Әлмәтлеләр әлеге уен барышында үзләренең җитезлекләрен күрсәтте һәм көндәшләрен лаеклы җиңде.
Машинаны эвакуацияләү өчен аның хуҗаларына 2934 сум түләргә туры киләчәк. Бу элекке бәяләргә караганда 344 сумга күбрәкю Тоткарланган машинаны махсус стоянкага илтү өчен 266 сумга күбрәк - 2272 сум түләргә кирәк булачак. Төяү-бушату эшләре өчен хезмәт 77,55 сумга күбрәк булачак - 662 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Элек ирешелгән килешүләр кысаларында 2018 елның 27 сентябрендә «Алабуга «УкупрПласт» ҖЧҖ предприятиесе инвалидлыгы булган уналты әлмәтле белән хезмәт килешүләре төзиячәк. Хезмәт килешүләре өй шартларында хезмәт итү таләпләрен үз эченә алачак.
Һәр ата-ана үз баласына иң яхшысын гына бирергә тели. Әмма ни өчендер аларның кайберләре юлда бала иминлегендә экономиялиләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22,9 пунктына ярашлы төстә, 12 яшькә кадәрге балаларны транспорт чараларында йөртү баланың авырлыгына һәм буена туры килүче тотып тору җайланмалары яки транспорт чарасы конструкциясендә каралган, баланы иминлек каешлары ярдәмендә. Һәр ата-ана үз баласына иң яхшысын гына бирергә тели. Әмма ни өчендер аларның кайберләре юлда бала иминлегендә экономиялиләр.Автокибетләр киштәләрендә теләсә нинди зәвыкка һәм акча янчыгына туры килә торган балалар креслолары күп. Аны ничек дөрес сайларга соң? Барлык автокреслолар баланың авырлыгына бәйле төстә берничә төркемгә бүленәләр. Иң кечкенәләр өчен нуленче төркем җайланмалары каралган, иң зурлар өчен - өченче. Каркассыз модельләрне сатып алмагыз - алар яшь пассажирны очсыз бустердан бераз гына яхшырак саклый. Авырлык килгәндә мондый җайланма өзелергә һәм аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.Кресло сайлыйсыз икән, сатучыдан ЕСЕ R 44/04 европа стандартына ярашлылык сертификатын сорагыз, чөнки Евросоюзда балалар утыргычларына таләпләр катгыйрак. Балага утыргычта җайсыз булыр дип шикләнсәгез, аның үзеннән сорагыз яки баланы креслога утыртыгыз һәм аның үзен тотышын күзәтегез.Дөрес эләктерелмәгән булса, иң заманча һәм имин тотып тору җайланмасы да үз функциясен үти алмаячак. Мәсәлән, өч яшькә кадәрге балаларны хәрәкәт уңаена каршы гына утыртырга рөхсәт ителә, чөнки сабыйның муен сөякләре авария вакытында авырлыкка түзмәскә мөмкин. Кресло алгы утыргычка урнаштырыла икән, иминлек мендәрен ычкындырырга кирәк - авария очрагында ул яшь пассажирны үтерергә мөмкин. Баланы бары тик сыйфатлы балалар креслосы гына саклый.
Иртәгә, 25 сентябрь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Урыны белән аз гына яңгыр. Җил көньяктан исщ 4-9 м/с; иртән һәм көндезен 9-14. Минималь температура төнлә +4..+7º; максималь температура көндез +16..+20º.
Шимбә көнне педиатрия факультетының 35 студенты һәм "дәвалаучылар" өч медицина учреждениесендә булдылар. Биредә алар учреждениеләрнең эшчәнлеге, табиблар белән таныштылар. Алар өчен төрле чаралар да оештырылды.
Әлмәт картиналар галереясы 26 сентябрь көнне 16 cәгать 30 минутта шәһәр халкын һәм кунакларны Вячеслав Терентьевның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасына чакырып кала.
22 сентябрь көнне Әлмәттә беренче тапкыр "ZumbaFitness" фестивале узды. Зумба яшәү дәрте өсти торган иң популяр фитнес юнәлешләрнең берсе ул. Ул кешене үзенең драйв һәм энергетикасы белән җәлеп итә. Моннан тыш ул гәүдәне төз тотарга һәм ябыгырга да ярдәм итә.
22- 23 сентябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" дигән республикакүләм җәйге фестиваль узды. ЯрышларгаТатарстанның 30 районыннан 9 яшьтән алып 70 яшькәчә катнашучылар җыелды. Әлмәт районының җыелма командасы тулы составта иде. Әлеге составка гомуми белем бирү мәктәпләренең физкультура укытучылары һәм укучылары керде.
«Колледж будущего Татарстана» проекты җитәкчесе Айрат Хафизов директорларны проект белән якыннан таныштырды, аларга бина буйлап экскурсия үткәрде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар биредә кыска вакыт эчендә бик күп төрле һөнәрләргә ия булалар.