14 ел рәттән 7 нче балалар китапханәсе филиалы балалар һәм яшүсмерләрнең тормыш иминлеген саклау программасы буенча системалы эш алып бара. Ай саен алар тарафыннан мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тематик чаралар оештырыла.
Казанда Меңьеллык мәйданында республика мунициципаль районнарының коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника ачкычлары тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Татарстанның коммуналь хезмәтләре хезмәткәрләренә 46 махсус машина тапшырылды: самосваллар, автогрейдерлар һәм тракторлар. Барлыгы 2018 елда махсус һәм коммуналь техника сатып алу заявкасына 117 берәмлек техника кертелгән, шуларның 28е элегрәк муниципалитетларга бирелгән булган. Әлмәт районына фронталь төягеч тапшырдылар.
Ярышлар «Казан» базасында 18 - 20 сентябрь көннәрендә узды. Анда Татарстан, Башкортостан, Коми, Марий Эл, Самара өлкәсе, Ижевск һәм Ульяновск калаларыннан килгән спортчылар катнашты. Өч көн нәтиҗәсендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
20- 22 сентябрьдә Казанда йөзү буенча Татарстан Республкасы Чемпионаты булып узды. Анда ДО СДЮСШОР ның 13 спортчысы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Валиахметов Эдуард 400 кпл, 200кпл, 100 брасс, 200 батт дистанцияләрендә 4 алтын медаль , 1 бронза (100 кпл) яулады. Акишин Владислав - 2 бронза медале алып кайтты. Әлмәт йөзүчеләре командасы республика буенча өченче урынны яулады.
25 сентябрь көнне РФ Пенсия фонды Бердәм пенсия грамоталыгы көне дип игълан итте. Бу көн уңаеннан республикабызның мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йорты студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр уздырылды. Әлмәт районының Пенсия фонды хезмәткәрләре үз чиратында шәһәребезнең күп кенә мәгариф оешмаларында лекцияләр уздырды. Алар укучылар белән СНИЛС ның ни өчен кирәклеге, пенсия турында ничә яшьтән кайгыртырга икәнлеге, хезмәт хакының ни өчен «ак булырга» тиешлеге турында әңгәмә алып барды.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә «Ресурслар идарәсе" вазифасын башкаручы Марат Юлдашев чыгышы тыңланды.
Район активы белән киңәшмәне ачып, район башлыгы Айрат Хәйруллин дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе Светлана Васильевага, Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйт Насретдиновка Мактау грамоталары тапшырды. Алга таба дәүләт ветеринар хезмәте җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Айрат Хәйруллин азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү иң мөһим сорауларның берсе булуын ассызыклады.
26 сентябрь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр. Җил 6-11 м/с, урыны белән 16 м/с.Минималь температура төнлә +8..+11º, максималь температура көндез +11..+15º.
Бүген «Татнефть»тә фәнни киңәшмә булып узды. Анда компания вәкилләре, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф учреждениеләре җитәкчелщре ёщм башкалар катнашты. Анда һөнәри әзерлек һәм кадрлар җитештерү кебек мөһим сораулар каралды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс уздыра. Катнашу өчен заявкалар 2018 елның 24 сентябреннән 7 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурста законда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә үзенең гамәлгә кую документлары нигезендә "Коммерциясез оешмалар турында" Федераль законның 31.1 статьясында каралган эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы, үз эшчәнлекләрен конкурс игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел гамәлгә ашыручы коммерциясез оешмалар катнаша ала.