ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 ел - волонтерлык елы дип игълан ителде. Әлмәттә "Игелекле Әлмәт-65" бәйгесе уза. Ул шәһәрнең 65 еллыгына багышлана һәм игелекле эшләр марафоны кысаларында оештырыла. Бәйге 10 номинациядә үтә.   


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

29 сентябрь көнне барлык әлмәтлеләрне һәм килгән кунакларны көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар.

 

Социаль сфера объектларына караган хастаханә, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә 24 cентябрь көнне җылылык биреләчәк. Торак пунктларга җылылык 1 октябрь көнне биреләчәк. Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга социаль сфера һәм торак фонды объектларына җылылык җибәрү буенча тиешле чаралар күрергә тәкъдим ителә.

Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитеты белдергәнчә, “соры” хезмәт базары белән бәйле сораулар буенча һәм хезмәт хакын түләмәү турында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәте сайтында “Халык контроле” системасына яисә 000, 8(8553) 000-000 телефоны буенча мөрәҗәгать итергә мөмкин.

Әлмәт муниципаль районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты “Икенчел чимал урынына агач үсентеләре” дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе уздыра. 29 сентябрь көнне сәгать 8.00 дән алып 14.00 гә кадәр Әминов урамы, 9а йорт адресы буенча урнашкан департамент бинасында макулатураны ылыслы агач үсентеләренә алыштыру мөмкин булачак.

27 сентябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Минималь  температура төнлә +1..+5º, максималь көндез  +10..+13º.

Операция 28 cентябрь көнне үздырылачак. Автоинспекторлар тарафыннан җәяүлеләргә яки башка юл хәрәкәте катнашучыларына юл бирмәү очракларын ачыклау максатыннан “Тоннель” операциясе оештырылачак.

Әлмәт муниципаль районында 48 меңгә якын өлкән яшьтәге пенсионер исәпләнә. Шул исәптән 90 яшьтән өлкәнрәк 850 гә якын кеше һәм 100 яшьтән өлкәнрәк булган 5 кеше яши.Өлкәннәр көне уңаеннан әлеге категория гражданнарына өстәмә социаль ярдәм һәм төрле хезмәт күрсәтеләчәк. Оешма һәм предприятиеләрдә ветераннарны котлау инде 25 сентябрь көнне үк башланып китте.

 

 КМС-2018 ярымфиналистлары билгеле булды, алар жюри алдында чыгыш ясый. Барлыгы 24 конкурсант катнаша , алар күләмнәре буенча өч төркемгә бүленгән. 

21 сентябрь көнне Әлмәт туган як музеена Австриядән килгән  Вена техник университетыннан килгән студентлар килде. Студентлар уку  программасы нигезендә Россия шәһәрләре буйлап сәфәр кылалар. Татарстанда алар Казан, Яр Чаллы, Әлмәт калаларын карап йөреп, биредә яшәүчеләрнең тормышы белән танышалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International