14 ел рәттән 7 нче балалар китапханәсе филиалы балалар һәм яшүсмерләрнең тормыш иминлеген саклау программасы буенча системалы эш алып бара. Ай саен алар тарафыннан мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тематик чаралар оештырыла.
25 cентябрь көнне “Имин тормыш” дигән чираттагы тематик уен узды. Чараның кунаклары 33 нче балалар бакчасыннан килгән кечкенәләр иде. Китапханәчеләр балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында кызыклы әңгәмә алып бардылар. Очрашу барышында сабыйлар “Нигә юлда уйнарга ярамый?”, “Светофор ни өчен кирәк?” һәм башка сорауларга җавап эзләдеделәр.