25 сентябрь көнне РФ Пенсия фонды Бердәм пенсия грамоталыгы көне дип игълан итте. Бу көн уңаеннан республикабызның мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йорты студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр уздырылды. Әлмәт районының Пенсия фонды хезмәткәрләре үз чиратында шәһәребезнең күп кенә мәгариф оешмаларында лекцияләр уздырды. Алар укучылар белән СНИЛС ның ни өчен кирәклеге, пенсия турында ничә яшьтән кайгыртырга икәнлеге, хезмәт хакының ни өчен «ак булырга» тиешлеге турында әңгәмә алып барды.