ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

19 октябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явымсыз..  Төнлә һәм көндез урыны белән томан. Җил 5-10 м/с, урыны белән 14 м/с. Минималь температура  0..+3º, максималь+11..+14º.

Янгын күзәтчелеге Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр һәм кунакларга янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләрен тайпылышсыз үтәргә өнди. 

Уяу булыгыз һәм, янгын куркынычсызлыгының гади таләпләрен үтәп, сез үзегезнең тору урыныгызны гына түгел, ә табигатьне дә саклап калуыгызны истә тотыгыз.

- урманда учак яндырмагыз, 

- автомобильләрдә урманга керү тыела,

- сүндерелмәгән шырпыларны һәм сигаретларны ташлап калдырмагыз, 

- кипкән үләнне яндырмагыз.

 

Ул 18 октябрь көнне республика онкология диспансерының Әлмәт филиалы каршында барлыкка китерелде. Анда ярдәм күрсәтү өчен барлык җиһазлар да урнаштырылган.

Рекордлы балалар саны - 85 регионнан  10 000ләп кеше "Төсле тамчылар" бәйгесендә катнашты. Әлмәттән алты яшьлек Альберт Гаязов "Су һәркемгә кирәк  номинациясендә җиңде.  

19 октябрь көнне сәг. 9.00 дән алып 17.00 сәг кадәр  Шевченко урамында 25 нче мәктәп янында светофор вакытлыча сүндерелеп торачак.

Ванинск районы делегациясе район башлыгы Айрат Хәйруллин , район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм аның урынбасарлары белән түгәрәк өстәл артында очрашты. Үзара әңгәмә барышында үзара хезмәттәшлек җепләре урнаштыру турында сүз алып барылды.

Әлмәтнең “Кванториум” балалар технопаркы мәйданчыгында масштаблы “Яндекс.Лицей” белем бирү проекты үз эшчәнлеген җәелдереп җибәрде.Биредә бәйге этабын уңышлы үткән 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары белән атнасына  ике тапкыр дәресләр уздырыла. Яндекс. Лицей -  махсус мәктәп укучылары өчен эшләнгән бушлай курслар. Биредә укучылар интернет- программалаштыруның теоретик һәм практик нигезләренә төшенә. Моннан тыш, алар  кесә телефоннары өчен кушымталар ясау белән һәм проект эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә.

Производство календаре нигезендә, татарстанлылар 3, 4, 5, 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк. Ноябрь бәйрәмнәрендә Татарстан халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән производство календаре нигезендә, республикада яшәүче кешеләр 3, 4, 5, 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк. Халыклар бердәмлеге көне (4 ноябрь) якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбегә – 5 ноябрьгә күчә. Моннан тыш, сишәмбедә республикада ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул рәвешле, татарстанлылар 7 ноябрьдә эшкә чыгачак. 

16 октябрь көнне Әлмәт туган якны өйрәнү музеен ветераннар советының  40 еллыгына   багышланган чарада катнаштылар. Анда Бөек Ватан сугышы елларында чакырылыш пункты экспозициясе тәкъдим ителде. 

26 октябрендә 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Инвалидлар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе» үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International