13-14 октябрьдә Шахмат спорт мәктәбендә «Татнефть» ГАҖ профкомы Кубогына шәхси-төркем беренчелеге башланды. Ярышларны «ТН» ГАҖ профкомы рәисе урынбасары Газизова Эльмира Өлфәт кызы, Әлмәт шәһәре Шахмат федерациясе президенты Хузин Таһир Нагуман улы һәм ярышларның баш судьясы - республика категориясе судьясы Ковалев Владимир Александр улы катнашуы белән ачтылар.
6 нчы турдан соң ир-атлар арасында Васильев Василий (шәхси зачет) һәм Зиядов Олег (БМЗ) алга чыкты – һәрберсе мөмкин булган 6 очкодан 5 ½ очко җыйды. Шуваткин Владимир, Афанасьев Артем һәм Гайнутдинов Альберт («ЛН» НГДУ), Хабаров Алексей («Татинтек») 5әр очко җыйды. Хатын-кызлар арасында Ольга Ковалева («Татнефть мәктәбе») 1нче урынны яулады – мөмкин булган 6 очкодан барысын да җыйды; Хайруллина М. (ТНГ-Групп) һәм Зиянгирова Рузалия («ТАНЕКО») 5әр очко җыйды.