Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Актив Әлмәт. Сәламәтлек марафоны» дип аталучы күргәзмә эшендә катнашты

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

16 нчы октябрьдә Әлмәт шәһәрендә  Әлмәт ветераннар Советы оешуга 40 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында "Актив Әлмәт.Сәламәтлек марафоны» дип аталучы күргәзмә узды.

Күргәзмә эшендә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дә катнашты  һәм «Кем булырга?» дип аталучы профессиональ консультация бирүче компьютер программасын һәм «Рәсәйдә эш» Гомумрәсәй вакансияләр базасы порталы ярдәмендә  үзеңә туры килә торган эш эзләү мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.

Күргәзмә эше барышында мәшгульлек үзәге хезмәткәрләренә эш  эзләү һәм шөгылен алыштыру максатыннан пенсия алды яшендәге хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аңа "Кем булырга?" программасы ярдәмендә тест үтәргә тәкъдим ителде тест нәтиҗәләре буенча туры килерлек эш эзләүдә ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International