ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Агымдагы елда районда һәм шәһәрдәге 13 урамдагы юлга ремонт ясалган. Авыл җирлекләрендәге һәм башка территорияләрдәге юлларны ремонтлау республика программалары нигезендә тормышка ашырылган, нефтьчеләр дә бик нык ярдәм иткән. 

Санкт-Петербургта муниципаль берәмлекләр арасындагы «Муниципаль стратегияләр бәйгесе»нә йомгак ясалды. Аны РФ Иҗтимагый палатасы, Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы, «Леонтьевский центр» МЦСЭИ, гражданлык инициативалары комитеты бишенче тапкыр оештырды. Россиянең 20 муниципаль берәмлеге вәкилен тыңлаганнан соң, Әлмәт «Акыллы стратегия – акыллы шәһәр» номинациясендә җиңүче дип игълан ителде. Бүләкне район башлыгы Айрат Хәйруллин кабул итеп алды.

Комплекслы төзекләндерү концепциясе  кысаларында яшелләндерү дәвам итә.  20 октябрь көнне Әлмәттә эре агачлар утырту оештырылды. Экология департаменты хезмәткәрләре тарафыннан 330 агач үсентесе утыртылды.

Әлмәттә кудо буенча Чемпионат һәм Беренчелек узачак. Ул 27 октябрь көнне сәг.14.00 башланачак. 

19 октябрьдән алып 20 октябрьгә кадәр “Энергетик” Мәдәният сараенда ел саен уздырыла торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республикакүләм телевизион фестиваленең зональ этабы узды. Биредә Татарстанның 52 оешмасыннан килгән 224 кеше катнашты. Фестивальдә гомумкомандалы беренче урынны Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсе укытучылары яулады. Икенче урынга Әлмәт торба заводы яшьләре лаек булды. Өченче урынны шулай ук әлмәтлеләр (А.Н.Туполев исемендәге Казан милли техник тикшеренү университетының Әлмәт филиалы) алды. Алда аларны 13 һәм 14 ноябрь аенда узачак суперфинал көтә. 

31 октябрь көнне 10.00 дән алып 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитет рәисе Светлана Захарова һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.

 

26 октябрь көнне хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән муниципаль программа кысаларында “Футбол буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе”нең спорт манежында мини-футбол буенча турнир уздырылачак. Ярышларда Әлмәт балалар йортының балалар командасы, Әлмәт шәһәр прокуратурасының командасы, шәһәр Советы депутатларының һәм район башкарма комитетының командасы да катнашачак.

Әлмәттәге канализация чистарту корылмаларына реконструкция кирәклеге проблемасы күптәннән күтәрелеп килә. 60 нчы елларда ук төзелгән бу объект мораль яктан да, физик яктан да искергән. Кайбер көннәрдә аның исе җил белән шәһәргә үк тарала иде. Күпме генә тырышып карасалар да, Әлмәт моңа кадәр федераль программага эләгә алмады. Ниһаять федераль бюджеттан реконструкциягә акча бүленә башлады. 
 


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Әлмәттә яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру һәм юлларда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан чыгып, чираттагы акция уздырылды. Ул район башкарма комитеты, ЮХИДИ бүлеге һәм “ЮХК” идарәсе тарафыннан оештырыла. Акциядә 6 нчы мәктәпнең укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаша. Чара кичке вакытта идарә ителми торган җәяүле кичүендә уза. Биредә әти-әниләр бик актив була. Алар жәяүлеләр белән әңгәмә үткәрә һәм фликерлар таратып чыга. Бу акциягә 20 дән артык җәяүле җәяүле җәлеп ителә.

23 октябрь көнне шәһәрдә болытлы һәм җиләс һава торышы көтелә. Җил 5-10 м/с,  14 м/с; көнде 8-13 м/с, местами порывами до 18 м/с. Минималь температура төнлә ..+3º, максималь температура +8..+12º.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International