Санкт-Петербургта муниципаль берәмлекләр арасындагы «Муниципаль стратегияләр бәйгесе»нә йомгак ясалды. Аны РФ Иҗтимагый палатасы, Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы, «Леонтьевский центр» МЦСЭИ, гражданлык инициативалары комитеты бишенче тапкыр оештырды. Россиянең 20 муниципаль берәмлеге вәкилен тыңлаганнан соң, Әлмәт «Акыллы стратегия – акыллы шәһәр» номинациясендә җиңүче дип игълан ителде. Бүләкне район башлыгы Айрат Хәйруллин кабул итеп алды.