ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәттә кудо буенча Чемпионат һәм Беренчелек узачак. Ул 27 октябрь көнне сәг.14.00 башланачак. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2018 елның 9 ае эчендә республиканың берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары 2018 ел азагына кадәр финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында Татарстанның финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды. 

31 октябрь көнне 10.00 дән алып 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитет рәисе Светлана Захарова һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.

27 октябрдә сәг.10.00 сезне «Татарча диктант» акциясендә катнашырга чакырабыз! Бу чара Татарстанда гына түгел, ә 20 илдә һәм 60 төбәктә уза! Димәк, бөтен дөнья бер көнне татарча язачак!  Әлмәт  муниципаль районында татарча диктантны 1нче гимназиядә язачаклар. Анда һәркем катнаша ала. 


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

 25 октябрь көнне шәһәрдә яңгыр көтелә. Җил  10-15 м/с, урыны белән  20 м/с. Минималь температура  +3..+6º, максималь температура +10..+14º. 

20 нче урта мәктәптә Лев Толстой еына багышланган муниципаль фәнни-практик конференция узды. Конференциядә 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Тантаналы ачылуда 20 нче мәктәп директоры Галанина С.Л., мәгариф идарәсеннән  Осипова Л.Ф., язучы С.Гарифуллина һәм башка мәртәбәле шәхесләр катнашты.

20 октябрь көнне  Азнакайда VI республика турниры узды. Ул мактаулы ТКХ хезмәткәре  Инсаф Саитович Солтанович истәлегенә багышланды. Ярышларда 13 командадан  120 спортчы катнашты.


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Стратегик форумның беренче көненең  эш көндәлегендә Green Mobility Award  халыкара бүләген тапшыру тантанасы булып үтте. Премия ел да инновацион проектларны тормышка ашыручы алдынгы калаларга бирелә.  Бүләк шулай ук экспертларга һәм оешмаларга да тапшырыла. Халыкара бүләк район башлыгы Айрат Хәйруллинга тапшырылды. 

24 октябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил  6-11 м/с, 16 м/с,  14 м/с. Минималь температура +4..+7º, максималь температура +9..+12º.

Россия күләмендә "Этнографик диктант" акциясе 2 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә узачак.  Татарстан халкы шулай ук әлеге мәдәни-агарту акциясенә кушыла. Быел чара халыкара статус алган, аны уздыруга Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) кушылган. Шунлыктан, этнография буенча белемнәрен россиялеләр генә түгел, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да тикшерә ала. Диктант язуда теләге булган һәркемгә катнашырга мөмкинлек бар. Аның өчен теләсә кайсы төбәктә диктант уздырылачак урынга яисә Чит илдәге хезмәттәшлек буенча федераль оешма вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресларны www.miretno.ru, www.fadn.gov.ru сайтларыннан "Большой этнографический диктант" дип табып була.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International