Әлмәттә чистарту корылмаларын реконструкциялиләр

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Әлмәттәге канализация чистарту корылмаларына реконструкция кирәклеге проблемасы күптәннән күтәрелеп килә. 60 нчы елларда ук төзелгән бу объект мораль яктан да, физик яктан да искергән. Кайбер көннәрдә аның исе җил белән шәһәргә үк тарала иде. Күпме генә тырышып карасалар да, Әлмәт моңа кадәр федераль программага эләгә алмады. Ниһаять,  федераль бюджеттан реконструкциягә акча бүленә башлады. “Татнефть” җәмгыяте бүлеп биргән 50 миллион сумга проект эшләнде. Проект этаплап 3 ел дәваында тормышка ашырылачак. Проект-смета документациясе буенча тулаем чыгымнар күләме 1393,279 миллион сум тәшкил итә. Быелга 566,9 миллион сум бүленгән. Бүген биредә эш кайный, ел азагына кадәр 6 этапның 2 есе тормышка ашырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International