19 октябрьдән алып 20 октябрьгә кадәр “Энергетик” Мәдәният сараенда ел саен уздырыла торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республикакүләм телевизион фестиваленең зональ этабы узды. Биредә Татарстанның 52 оешмасыннан килгән 224 кеше катнашты. Фестивальдә гомумкомандалы беренче урынны Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсе укытучылары яулады. Икенче урынга Әлмәт торба заводы яшьләре лаек булды. Өченче урынны шулай ук әлмәтлеләр (А.Н.Туполев исемендәге Казан милли техник тикшеренү университетының Әлмәт филиалы) алды. Алда аларны 13 һәм 14 ноябрь аенда узачак суперфинал көтә.