ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Тапшыру барышында туры эфирга шалтыратып, һәркем борчыган соравын җиткерә ала. 2 ноябрьдә “Альметьевск ТВ” телеканалында Шәһәр көне уңаеннан Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән туры элемтә уздырыла. “Таттелеком” операторы белән килешү төзегән кулланучылар әлеге каналны пультның 22 нче, “МТС” операторыннан файдаланучылар 32 нче, башкалар 30 нчы төймәгә басып таба ала. 

Әлмәттә комсомолчылар өмә ясады. Алар калабызның Комсомол паркын тәртипкә китерделәр. Бергәләшеп чыршылар утырттылар. Комсомолчылар яшьлек елларын искә алдылар. 

 29 октябрь шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар яварга мөмкин. Җил 7-12 м/с,  16 м/с. Минималь температура  +3..-2˚. Бозлавык, сак булыгыз!

26 октябрь көнне XV “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә медицина учреждениеләренең командалары арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.


27
октябрь, 2018 ел
шимбә

27 октябрь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән юеш кар. Җил  4-9, 14 м/с. Минималь  температура  0..-3º, максималь температура +1..+4º.


26
октябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның сентябреннән Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирү чаралары белән Әлмәт муниципаль районы мәктәпләрендә булдылар. 

 27 октябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән юеш кар, Җил  4-9,  14 м/с. Минималь температура  0..-3º, максималь +1..+4º. Бозлавык.

 

Татарстанның комсомол ветераннары оештыру комитеты комсомолчыларны ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган пленумг чакыра. Чара  29 октябрь көнне  15.00 сәг. татар драма театрында узачак. Керү ирекле.

Җыелыш Әлмәт  медицина колледжы базасында узды,  анда «Молодая Гвардия Единой России» региональ штабы җитәкчесе урынбасары Виталий Климонскис, партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Миннеханова һәм башкалар катнашты. Әлмәт яшь гвардиячеләре җитәкчесе итеп Айгөл Вәлиева сайлап куелды.

Әлеге порталда фикерләрегезнең тормышка ашуын күрә аласыз. Тулырак : http://ilovealmet.ru/ сайтында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International