ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2018 ел
җомга

Шушы көннәрдә яшьләр җәмәгать палатасының киңәйтелгән утырышы узды. Яшьләр җәмәгать палатасы рәисе Булат Борһанов, партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты рәисе  Лилия Миннеханова, "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Николай Бочкарев һәм палата членнары үзара фикер алыштылар, палатаның эшчәнлеге планын төзеделәр.

Чарада катнашучыларга дәресләр, мастер-класслар һәм класстан тыш чаралар тәкъдим ителде. 25 октябрь көнне Түбән Мактама авылының 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында “Проектлаштыру һәм ФГОС таләпләренә туры китереп дәрес уздыру” дигән темага  физика укытучылары арасында муниципаль семинар узды.

25 октябрь көнне футбол буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең манежында «Юные ГТОшки» фестиваленең финал этабы узды. Бу көнне бирегә 300 дән артык кеше җыелды. Чараны оештыруда район администрациясе һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» төбәк операторы зур көч куйды. Фестивальне оештыруда «Татнефть» компаниясе һәм «Шешмаойл» идарәче компаниясе ярдәм күрсәтә. Фестивальнең партнерлары «МеджикСити» күңел ачу үзәге һәм «Кургуарт»  креатив бюросы булды.

Шәһәр һәм районның автомобиль юллары, юл вакыйгалары турында зур сөйләшү булды. Киңәшмә район башлыгы Айрат Хәйруллин  рәислегендә узды.Агымдагы елның 9 аенда 105 юл һәлакәте теркәлгән булган. Киңәшмә барышында юлларны кышкы чорга әзерләүгә һәм юл билгеләре урнаштыруга игътибарлы булырга, юлларны чистартып торырга  кирәклеге турында кисәтелде.

 


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Россия күләмендә "Этнографик диктант" акциясе 2 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә узачак.  Татарстан халкы шулай ук әлеге мәдәни-агарту акциясенә кушыла. Быел чара халыкара статус алган, аны уздыруга Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) кушылган. Шунлыктан, этнография буенча белемнәрен россиялеләр генә түгел, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да тикшерә ала. Диктант язуда теләге булган һәркемгә катнашырга мөмкинлек бар. Аның өчен теләсә кайсы төбәктә диктант уздырылачак урынга яисә Чит илдәге хезмәттәшлек буенча федераль оешма вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресларны www.miretno.ruwww.fadn.gov.ru сайтларыннан "Большой этнографический диктант" дип табып була.

Җомга көнне болытлы һава торышы көтелә.  Яңгыр, көндез урыны белән көчле. Җил  10-15 м/с,  20 м/с. Минималь температура  төнлә +6..+9º, максималь температура көндез  +8..+11º.

 Электр приборлары белән кулланганда куркынычсызлык чараларын истә тотуы мәһим. Кагыйдәләрне белү йорт һәм гаиләгез куркынычсызлык астында булуын тәэмин итә.

    Алдагы кагыйдәләрне белү мөһим:

 

Производство календаре нигезендә, татарстанлылар 3, 4, 5, 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк. Ноябрь бәйрәмнәрендә Татарстан халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән производство календаре нигезендә, республикада яшәүче кешеләр 3, 4, 5, 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк. Халыклар бердәмлеге көне (4 ноябрь) якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбегә – 5 ноябрьгә күчә. Моннан тыш, сишәмбедә республикада ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул рәвешле, татарстанлылар 7 ноябрьдә эшкә чыгачак. 

26 октябрендә 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Инвалидлар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе» үткәрә.

Заманча төзелеш барган урыннарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүгә аеруча зур игътибар бирү сорала. Төзелеш калдыкларын, такталарны, кирпечләрне, электр чыбыкларын һәрберсен билгеле бер урында саклау мәҗбүри.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International