Әлмәт медицина хезмәткәрләре өстәл теннисы буенча ярышларда көч сынашты

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

26 октябрь көнне XV “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә медицина учреждениеләренең командалары арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

Биредә 9 медицина оешмасыннан 29 кеше катнашты.

Шәхси беренчелектә урыннар түбәндәге рәвештә бүленде:

Ир-атлар арасында

1 урын – Петр Пайдуганов (Әлмәт стоматология поликлиникасы);

2 урын – Рөстәм Нәсретдинов (Әлмәт үзәк район хастаханәсе);

3 урын – Илһам Котбиев (Әлмәт медицина көллияте).

Хатын-кызлар арасында:

1 урын – Екатерина Каба (Әлмәт стоматология поликлиникасы);

2 урын – Флүра Мифтахова (“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең медицина-санитар часте);

3 урын – Елена Багаева (Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе).

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Әлмәт стоматология поликлиникасы;

2 урын – Әлмәт үзәк район хастаханәсе;

3 урын – “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең медицина-санитар часте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International