2018 елның сентябреннән Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирү чаралары белән Әлмәт муниципаль районы мәктәпләрендә булдылар.
Сентябрь-октябрь айларында 958 өлкән сыйныф укучысы һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр алды. Ноябрь-декабрь айларында тагын 1755 укучыга хезмәт күрсәтү планлаштырыла. Агымдагы елның икенче ярты еллыгында Әлмәт муниципаль районының 8-11 сыйныф укучыларының 40% һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт күрсәтеләчәк.