Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итеп, сез үз вакытыгызны янга калдыра һәм кирәкле хезмәткәрләрне сайлау буенча бушлай хезмәт алу мөмкинлеге алачаксыз.
Без тагын да тыгызрак һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә омтылабыз һәм сезгә халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән хезмәтләр күрсәтәбез:
- республика районнары һәм шәһәрләренең хезмәт базарында эшче көчләрнең ихтыяҗы һәм тәкъдим ителүе турында мәгълүмат бирү;
- халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәт базарының торышы, эш белән яңача идарә итү буенча уртак семинар-киңәшмәләр үткәрү;
- массакүләм эштән азат ителүләр вакытында чаралар оештыруда ярдәм күрсәтү консультацияләр бирү;
- ярминкәләр һәм мини-ярминкәләр оештыру һәм үткәрү, шул исәптән аерым предприятиеләр өчен гамәлдәге вакансияләргә конкурс буенча сайлап алу үткәрү;
- профессиональ консультация бирү, кадрларны профессиональ сайлау.
Эш бирүчеләрне халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм чараларын тормышка ашыру буенча уртак эшчәнлеккә чакырабыз:
- 14-18 яшьлек балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру;
- җәмәгать эшләрен оештыру;
- эш эзләүдә кыенлыклар кичергән эшсез гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру;
- эш эзләүче 18-20 яшьлек башлангыч һәм урта белем бирүче чыгарылыш сыйныф укучылары арасыннан эшсез гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру;
- инвалидларны алар өчен җиһазланган (җиһазландырылган) эш урыннарына эшкә урнаштыруга ярдәм итү.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләрне хезмәттәшлек итәргә чакыра.
Безнең адрес: Әлмәт шәһәре, Герцен ур., 86 «А».
Тел.: (8553) 32-34-99 (кабул итү бүлмәсе), (8553) 32-34-95 (эш бирүчеләр белән эшләү бүлеге), (8553) 32-34-94 (эшкә урнаштыру бүлеге).
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык хезмәтләрне бушлай күрсәтә.