Әлмәттә хезмәт хакын вакытында түләү турында сүз алып бардылар

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлмәттә  халыкның легаль булмаган эшчәнлеген бетерү һәм хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләләре буенча зона  утырышы үтте. Анда хезмәт хакы буенча бурычлары булган предприятиеләр җитәкчеләре, республиканың контроль-күзәтү органнары, Профсоюзлар федерациясе вәкилләре катнашты. Утырышны ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Фидаил Хәернасов алып барды. Министр урынбасары РРөстәм Вәлиуллов хезмәт хакын түләү буенча бурычларны бетерү мәсьәләсе республика җитәкчелегенең даими контролендә булуын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International