11 ноябрь көнне “Теннис Сити” спорт комплексында бадминтон буенча “Әлмәт-Опен” Бөтенроссия турнирының соңгы уеннары узды. Әлмәт егете Рамазан Кәримов 2006 нчы елгы яшүсмерләр арасында парлы разрядта өченче урынга лаек булды. Уен нәтиҗәләре буенча ир-егетләр арасында парлы разрядта 1 нче урынны – Степан Волков һәм Ильмир Хәйретдинов (Татарстан Республикасы), 2 нче урынны – Дмитрий Бнатов һәм Никита Макаров (Мәскәү өлкәсе), 3 нче урынны – Евгений Безушко һәм Рамазан Кәримов (Татарстан Республикасы) алды.
Республика Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, бүген явым-төшем көтелми. Төнлә һәм көндез һава температурасы -14..-19˚, көндез -4..-8˚.
Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә юллар эшчәнлеге буенча нәтиҗә ясалды. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов җиткерде. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды.
Поектның максаты – кече һәм урта бизнес өлкәсендә яшьләрне эшмәкәрлек эшчәнлегенә җәлеп итү.
Проект - 14тән алып 17 яшькә кадәрге мәктәп укучыларына, 18дән алып 30 яшькә кадәрге яшьләргә, шулай ук гамәлдәге бизнесменнарга исәпләнгән.
Укыту программасында:
бизнес-идеяләр сайлау;
бизнес-проектлар төзү һәм гамәлгә ашыру;
бизнес ачу;
инвесторларны җәлеп итү.
“Син - эшмәкәр” проектында катнашу өчен теркәлү узарга һәм тулы мәгълүматны www.molpred116.ru сайтында алырга мөмкин.
Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 263 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 15 млн. 135 мең сумлык 391 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәмнең тарихы 1715 елдан башлана. Аны Россиянең төрле төбәкләрендә күп еллар милиция көне буларак каршылап килделәр. 2011 елда полиция турындагы закон кабул ителгәч бәйрәмнең исеме алмашына. Әлеге чара шулай ук БДБ илләрендә, Мисыр, Сингапур, Финляндия, Таиланд, Кубада да билгеләнеп уза.
Татарстанда «Бердәм Россия» «Обновление 2018» дискуссиясен үткәрә. «Обновление 2018» Россия буенча старт алды. Татарстанда «БЕРДӘМ РОССИЯ» конференцияләре барышында карала. Анда партиянең һәм әгъзасы катнаша ала, иң яхшы тәкъдимнәр авторлары Казанга региональ мәйданчыкка чакырыла.
Иртәгә Әлмәттә болытлы һәм явымсыз булачак. Җил 4-9 м/с, 13 м/с. Минималь температура -6..-8º, -14º,максималь температура -4..-7º.
Конкурс эшләрен 16 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.Укучылар, студентлар һәм 30 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр арасында “Коррупциягә каршы иҗат” республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе башланды. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр шул темага видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш тәкъдим итә ала. Соңгы юнәлешкә открытка, шигырь, флешмоб, квест һ.б. мисалында коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт белдерелгән эшләр керә.
Сәламәтлек - кеше өчен иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Аңа игътибарлы булып, даими төстә медицина күзәтү үтү зарур. Зур шәһәрләрдә югары технологияле, заманча медицина үзәкләре шактый хәзер.Әлмәтнең сәламәтлек үзәгендә оештырылган медтикшерү мөмкинлекләре чикләнгәннәргә төрле яклап күзәтү узу мөмкинлеген ачты.