Әлмәттә иң яхшы бадминтон уйнаучыларны ачыкладылар

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

11 ноябрь көнне “Теннис Сити” спорт комплексында бадминтон буенча “Әлмәт-Опен” Бөтенроссия турнирының соңгы уеннары узды. Әлмәт егете Рамазан Кәримов 2006 нчы елгы яшүсмерләр арасында парлы разрядта өченче урынга лаек булды. Уен нәтиҗәләре буенча ир-егетләр арасында парлы разрядта 1 нче урынны – Степан Волков һәм Ильмир Хәйретдинов (Татарстан Республикасы), 2 нче урынны – Дмитрий Бнатов һәм Никита Макаров  (Мәскәү өлкәсе), 3 нче урынны – Евгений Безушко һәм Рамазан Кәримов (Татарстан Республикасы) алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International